4 март көнне Минзәлә районының Юртау авылында яшәүчеләр белән очрашу булды.

2022 елның 4 марты, җомга

Әлеге чара 1 нче социаль участогында күчмә эш кысаларында үткәрелгән. Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Россия Пенсия фондының Минзәлә районындагы клиентлар хезмәте вәкилләре 10 кешегә төрле сораулар буенча консультация биргәннәр.  Социаль контрактны гамәлгә ашыру кысаларында дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында; 1 - йорт эчендәге газ җиһазларын урнаштыру белән бәйле рәвештә аерым категория гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү турында; 1-ялгыз яшәүче гражданның торак-коммуналь хезмәтенә түләү буенча ташламалар турында. Шулай ук балалы гаиләләргә өстәмә гарантияләр, ташламалар һәм пособиеләр мәсьәләләре дә каралды.

  Мондый очрашулар даими рәвештә уза, халыкка социаль хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча консультация бирүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International