2022 елның 4 мартында 18 сәгатьтән 6 мартның 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
2022 елның 5 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә томан (Казанда да);
- күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараю белән буран (Казанда да), төнлә һәм көндез бозлавык;
- иртән һәм көндез секундына 17-22 метрга кадәр көчле җил (Казанда да), көчле кар, юеш кар, кар көртләре барлыкка килә.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 6 мартында төнлә һәм иртән урыны белән көчле җил саклана, урыны белән 17-22 м/с, буран.
Казан буенча:
Болытлы.
Бераз кар.
Урыны белән буран, төнлә һәм иртән томан.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 9-14 метр, иртән һәм көндез көчәйгәндә 17-22 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-5˚.
Көндез максималь һава температурасы -1..-3˚.
Юлларда бозлавык.
Идел һәм Көнбатыш Кама буенча:
Болытлы.
Кар, юеш кар.
Урыны белән буран, бозлавык, төнлә һәм иртән томан.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 9-14 метр, иртән һәм көндез көчәйгәндә 17-22 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-6˚.
Һаваның максималь температурасы көндез 0..-4˚.
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.
Көнбатыш Кама буенча:
Болытлы.
Кар, юеш кар.
Урыны белән буран, бозлавык, төнлә һәм иртән томан.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 9-14 метр, иртән һәм көндез көчәйгәндә 17-22 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-7˚.
Һаваның максималь температурасы көндез 0..-2˚.
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.
Көнчыгыш Кама буенча:
Болытлы.
Кар, юеш кар, көндез урыны белән көчле.
Урыны белән буран, бозлавык, төнлә һәм иртән томан.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 9-14 метр, иртән һәм көндез көчәйгәндә 17-22 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-8˚.
Көндез максималь һава температурасы -3..+1˚.
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре