Бүген, 01.03.2022, Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә Гөлек авылында юл төзелеше сораулары һәм районда объектлар төзү тәкъдиме белән гражданнар мөрәҗәгать итте.
Исегезгә төшерәбез, кабул итүгә алдан язылу (885555) 3-10-75 телефоны буенча башкарыла.