Бүген «Юбилейный» спорт мәктәбе базасында 2022 елда Татарстан Республикасы халкы арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының 2 нче зона кышкы фестивален ачу тантанасы булды.
Биредә Минзәлә, Актаныш, Мөслим һәм Тукай районнары җыелма командалары җыелды.
Сәламләү сүзе белән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин чыгыш ясады:
–Без сезне үзебездә кунакта күрүебезгә бик шат.Командаларда катнашучылар инде бер-берсе белән таныш, күпләребез белән дуслаштык. Җәйге фестивальләргә дә, кышкы фестивальләргә дә, менә шушы дүрт районга да һәрвакыт җыелабыз һәм зона ярышлары оештырабыз. Барлык катнашучыларга да уңышлар телим.
Ярышларның беренче этабы спорт залында, икенчесе "Лесной " чишмәсе янындагы чаңгы трассасында үтте.
Ярышлар нәтиҗәләре соңрак басылачак.
.png)
.png)
.png)