Минзәләдә районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

Бүген, 2022 елның 28 февралендә, «Ялкын» яшьләр үзәгендә Минзәлә муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы узды. Утырыш район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов һәм район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев рәислегендә үткәрелде. Утырыш барышында гомуми белем бирү оешмаларында профилактика эшен камилләштерү, мәгълүмати-пропаганда эше мәсьәләләре, мәдәният объектларының террорчылыкка каршы якланганлыгы торышы, шулай ук Кадрәк авыл җирлегендә терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча алып барылган эш турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International