Минзәләдә кышкы балык тоту буенча ярышлар һәм уха фестивале узды

2022 елның 26 феврале, шимбә

Чара инде 3 ел рәттән үткәрелә һәм географиясен киңәйтә.

Иртән Минзәлә елгасы ярында Воровский бистәсе ягыннан кышкы балык тоту буенча ярышлар башланды. Ярышларны оештыручы Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Фаяз Хизбуллин хәбәр иткәнчә, 60ка якын катнашучы Балык тоту осталыгын тикшерергә теләк белдергән. Алар арасында команда зачетында да, шәхси зачетта да катнашучылар бар иде. Катнашучыларның географиясе Минзәлә районы белән генә чикләнмәде. Яр Чаллы шәһәреннән, Тукай районының Теләнче-Тамак авылыннан килгән кунаклар да бар иде. Нәтиҗәдә, 1 урынны" Кармак мастер", 2 урынны "Минзәлә-сервис", 3 урынны"Минзәлә Fish"командалары алды. Ир - атлар арасында иң күп балыкны Эмиль Абдуллин, ә хатын-кызлар арасында Альбина Латыйпова тотты. Иң зур балыкны Рифнур Кәбиров тотты. Иң яшь балыкчы Тимур Миргаев та билгеләп үтелде.

Чараның икенче өлешенә килгәндә, уши фестивале, җирлек, оешма, уку йортлары үзләренең тематик палаткаларын һәм чыгышларын тәкъдим итте. Нәтиҗәдә Иске Маҗын авыл җирлеге җиңүче булды. Кадрәк, Яңа Маҗын, Юшады авыл җирлекләренең гомуми палаткасы 2 нче урынны алды, 3 нче урынны Минзәлә педагогика көллияте алды. "Мондый уха ашаган юк әле" номинациясендә Хуҗәмәт һәм Югары Тәкермән авыл җирлекләре җиңде. Махсус гран-прины район мәгариф бүлеге коллективы алды.

Җиңүчеләргә бүләкләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов тапшырды.

http:// http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-proshli-sorevnovaniya-po-zimney-rybalke-i-festival-ukhi

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International