Тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә тәмәке тартуның зыяны турында сөйләделәр

2022 елның 25 феврале, җомга

«Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Тәмәке тартуга тискәре караш максатыннан «зарарсыз тәмәке булмый» дигән танып-белү сәгате уздырылган. Дәрес башында психолог Оксана Рылова балаларга тәмәке тартуның кеше организмына зарарлы йогынтысы турында сөйләде. «Вейпның зыяны»дигән видеоролик күрсәтелде.  Аннары уеннар үткәрелде. Ә чара рәсем конкурсы белән тәмамланды, аларда тәрбияләнүчеләр тәмәке тартуга үз карашларын чагылдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International