Масленица-борынгы славян бәйрәме, ул безгә телдән мирас булып калган. Бу-кышны күңелле озату, якын җылы көтү, табигатьнең язгы яңарышы белән сугарылган.
24 февральдә мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар клубы программасы кысаларында Минзәлә шәһәренең Изге Николай Чудотворца соборында «Масленицаны бәйрәм итү традицияләре» дигән чара үткәрелде. Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Филаретова Алена һәм Бочкарева Евгения, рухани Роман Храмутичев белән берлектә, «Масленица бара, яз алып бара! " дигән викторина уздырганнар.».
Никольский кафедраль соборы настоятеле Масленица бәйрәменең тарихын сөйләде, ә собор пешекчесе Татьяна бәйрәм өстәле өчен тәмле коймак пешерде.
