Аюда Бөек Ватан сугышы ветеранын Ватанны саклаучылар көне белән котладылар

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Айрат Галимов, Аю авыл җирлеге башлыгы:
- Бүген, Ватанны саклаучылар көнендә, без авыл җирлегебезнең хөрмәтле шәхесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән Насретдин улы Гатауллинны бу бәйрәм белән котладык, аңа истәлекле бүләк тапшырдык. 96 яшь булуга карамастан, легендар авылдашыбыз үзенең актив яшәү рәвеше белән безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора.
Хәсән Насретдин улы 1926 елның 1 гыйнварында Мөслим районы Исәнгол авылында туа.
Сугышка кадәр Минзәлә районының Урыс авылында укытучы булып эшли. 1941 елда Минзәлә педагогия училищесын, сугыштан соң Казан педагогия институтын тәмамлый. 1943 елның ноябреннән сугышка алына. Башта кара диңгез флоты курсанты, аннары төньяк-көнбатыш диңгез оборона районында тральщик, радиотелеграфист була. Сугыштан соң Пермь өлкәсендә шахтада эшли. 1954 елда Минзәлә районына Аю авылына күчеп килә, пенсиягә кадәр мәктәп директоры булып эшли.
Хатыны белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-ayu-pozdravili-veterana-velikoy-otechestvennoy-voyny-s-dnem-zashchitnika-otechestva

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International