Февраль ае яңгырлы булуга карамастан, Минзәлә районының Коноваловка авыл җирлегендә Ватанны саклаучылар көнен һәм "Аҗаган"спорт бәйрәменә өлкәне дә, кечесе дә җыелды.
Коноваловка авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалова авылдашларын бәйрәм белән котлады, ә мәктәп директоры Азат Гәрәев катнашучыларны ярышларның этаплары белән таныштырды. Бишәр кешелек биш команда җыелды. Куәт биреп торучылар да аз түгел иде. Яңгыр ява, ә алар чаңгыда. Җил юеш кар белән, ә алар аркан тарталар. Үзләре шундый азарт белән. Һәркем дулкынлана. Кем беренче булачак соң?
Тупач мәктәбенең "Костёр" командасы җиңүче булды. Калганнары да әфәрин. Барысы да булдырдылар!



