Милли-мәдәни берләшмәләр саны да артачак.
21 февраль-Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан без Минзәлә районы Халыклар дуслыгы йортының филиалы мөдире Рузил Миңнеханов белән сөйләштек.
- Районда яшәүче халыкларны берләштерү, аларның туган телләрен саклау буенча планлы эш безнең өчен өстенлекле юнәлеш булып тора. Әле бүген генә 11нче "Шатлык" балалар бакчасында Халыкара туган тел көненә багышланган чара үткәрелде. Бу балалар бакчасына төрле милләт вәкилләре йөри. Алар безне үз традицияләре белән таныштырдылар. Без, үз чиратыбызда, курай, тальянка, кубыз белән чыгыш ясадык, балалар белән уеннар үткәрдек, - дип сөйләде ул.
Шулай ук, Рузил Миңнеханов хәбәр иткәнчә, районда милли-мәдәни берләшмәләр саны артачак. Хәзерге вакытта районда татар, рус, мари, чуваш, керәшен һәм әрмән милли-мәдәни берләшмәләре, Хутор казак җәмгыяте эшли. Моннан тыш, әзербайҗан, таҗик, үзбәк милли-мәдәни берләшмәләре булдыру планлаштырыла.