Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 22 февралендә иртән һәм көндез урыны белән көтелә:
көньяктан, көньяк - көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр.;
- күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран;
бозлавык;
- юлларда бозлавык, урыны белән көчле, кар боткасы.
Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.