17 февраль көнне «Минзәлә» мәгълүмат-мөхәррият үзәге каршында оештырылган «Сибелә чәчәк»әдәби-иҗат берләшмәсе утырышы узды. Әлеге берләшмә активистлары Нәкыя Лотфрахманова, Сәхия Федотова, Мөслимә Гайниева, Гөлнара Әхмәтшина, Гүзәлия Исламова, Зөлфия Равилова җитәкчесе Надежда Пучкова белән быелгы эш планына юбилей датасын – "Татмедиа" АҖнең "Минзәлә - информ" филиалына 105 ел тулу уңаеннан төзәтмәләр керттеләр.
Чарада катнашучылар алдында китапханә директоры Резедә Нәҗип кызы Ягафарова чыгыш ясады, аның белән үзара файдалы хезмәттәшлек алып барыла, ул минзәләлеләрнең иҗатын киң пропагандалый, аларның биографиясе һәм әсәрләре белән бай архив туплый. Минзәлә районы китапханә челтәрендәге чаралар да тыңланды һәм игътибарга алынды. Китапханәнең быел үз юбилее бит. Резедә Ягафарова катнашучыларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде. Музейга нигез салучы, " Сибелә чәчәк «нең беренче җитәкчесе, шагыйрь һәм язучыларның иҗаты белән бәйле күп кенә чараларны алып баручы Рәшит Гәрәйнең музее буйлап экскурсия үткәрде. Шигъри разминка вакытында бик күп яңа шигырьләр укылды, хатирәләр яңартылды. Мөслимә Гайниева катнашучыларны Яңа китап (тугызынчы) нөсхәсе белән таныштырды,шагыйрь Фәрит Миргалимовның чыгышы якын арада булачак презентация турында игълан итте, аңа алдан ук «Сибелә чәчәк»берләшмәсе әгъзаларын чакырды. Интернет аша түгел, ә тыгыз аралашып йөргән иҗади натуралар бик озак таралышырга теләмәде, җылы атмосфера да иҗади күтәренешкә этәрде. Кунакчыл китапханә коллективы чара ахырында традицион чәй табыны оештырды.
.png)