Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясе утырышы кысаларында Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбе бизнес-компаниясе күргәзмәдә катнашты

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

2009 елда төзелгән Бизнес-компания бөтенроссия һәм республика форумнарында даими катнаша.

Казанда узган Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясе утырышы кысаларында күргәзмәдә Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбе бизнес-компаниясе катнашты.  Күргәзмәдә укучылар "Яшьләр казанышлары"программасы кысаларында эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та алар тәкъдим иткән кул эшләре белән танышты.

Әлеге проект 2 нче урта мәктәптә 2009 елдан бирле тормышка ашырыла. Аны Светлана Сергеевна Петрова җитәкли.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/biznes-kompaniya-sosh-2-g-prinyala-uchastie-na-vystavke-v-ramkakh-itogovoy-kollegii-ministerstva-ekonomiki-rt

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International