Кадетлар әфганчы Дамир Латыйпов исемен йөрткән хәрби йөк автомобиле белән таныштылар

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Минзәләдән әфганчылар Воровский исемендәге бистәдә һәм Иске Маҗын авылындагы зиратларда сугышчан иптәшләренең каберләрендә булдылар, чәчәкләр салдылар, кадет мәктәбе укучылары белән очраштылар.

Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Дамир Латыйповның кабере Воровский исемендәге бистәдә урнашкан. Бу батыр егет Әфган сугышында шофер булып хезмәт иткән. Алар барган машиналар колоннасы дошман пуляларына эләгә һәм Дамир хезмәттәшләре белән батырларча һәлак була. Хәрбиләр арасында батыр сугышчылар-машина йөртүчеләр истәлеген мәңгеләштерү традициясе бар, аларның исемнәрен автомобильләргә бирәләр. Минзәлә районында, шулай итеп Дамир Латыйпов исеме мәңгеләштерелгән.

Воровский исемендәге бистәдән соң әфганчылар Иске Маҗын авылында майор Михаил Кириковның каберенә бардылар һәм аны искә алдылар. Чарада катнашкан кадет мәктәбе укучылары зур кызыксыну белән Дамир Латыйпов исемендәге хәрби йөк машинасы белән таныштылар.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/kadety-oznakomilis-s-voennym-gruzovym-avtomobilem-nosyashchim-imya-afgantsa-damira-latypova

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International