Минзәлә районында ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров 16 февральдә 2022 елгы янгын куркынычы һәм урман культуралары сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә район Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ һәм «Минзәлә урман хуҗалыгы» ДБУ коллективлары, район җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре катнашты. Видеоэлемтә режимында шулай ук авыл җирлекләре башлыклары да катнашты.
Җыелышта җитәкче-урманчы Илнар Әхмәтгалиев, урман хуҗалыгы директоры Айдар Хәлиуллин һәм урман хуҗалыгының баш экономисты, башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Айгөл Сайранова докладлар белән чыгыш ясадылар
Киңәшмә барышында табигать тарафыннан гасырлар буена булдырылган урман байлыгының санаулы минутларда юкка чыгарга мөмкинлегенә басым ясалды. Моңа кеше факторы, кешеләрнең ваемсызлыгы китерә. Урманда яки болынга калдырылган учак, сүндерелмәгән тәмәке, шырпы, төзек булмаган авто-мототехника – болар барысы да янгыннарга китерә. Мисал өчен, узган ел безнең районда 18 янгын булган, аларның 10сында – үлән, 2сендә – чүп-чар, 5сендә камыш янган. Узган ел беренче янгын 14 апрельдә үк теркәлде.
