2022 елның 17 февралендә «Ялкын» яшьләр үзәгендә МСХТ студентлары белән педагог-психолог Агеенко Ю.М. катнашында «виртуаль дуслар белән аралашканда куркыныч» дигән темага тренинг элементлары белән түгәрәк өстәл үткәрелде. Интерактив уен үткәрелде. Студентлар уенда актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, нәтиҗәләр ясадылар. Видеоролик күрсәтелде.