"Умырзая" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләдерү үзәге тәрбияләнүчеләре өчен буген, Муса Җәлил туган көнендә, бөек шагыйрь һәйкәленә экскурсия оештырылган иде. Балалар канәфер чәчәкләре салдылар. Тәрбияче Алёна Макарова шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы, авыр фронт еллары турында сөйләде. Тәрбияләнүчеләр Минзәлә шәһәренә багышланган шигырьне тыңладылар. Чара Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы елларында кылган батырлыгын искә алып бер минут тынлык белән тәмамланды. Биредә 10 кеше катнашты.
.jpeg)
.jpeg)