Воровский исемендәге совхозда яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Исмәгыйлев РИНАТ Сәлах улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Ринат Сәлах улы 1932 елның 12 февралендә Воровский исемендәге совхозда туа. 9 елдан совхозда төрле эшче булып эшли. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1956 елда өйләнгән, 65 ел дәвамында тормыш иптәше белән җан-җан яши. Бөтен хезмәт эшчәнлеген туган колхозына багышлый, тракторда эшли. 27 ел комбайнда, кышкы чорда йөк машинасында эшли. 12 ел совхозтехникумда гараж мөдире булып эшли. Пенсиягә чыккач, озак вакытлар туган колхозына ярдәм итеп эшли.
Ринат Сәлаховичның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен»медале белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше Минсафа Минеәхмәт кызы белән 3 бала һәм 2 тәрбиягә бала алган. Аларның 11 оныклары һәм 2 оныкчыклары бар.
Хөрмәтле Ринат Сәлахович!
Туган көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәм! Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәм һәркем үз өлешен кертте, чыннан да, җиңүгә бәһасез өлеш кертте. Бу батырлык гасырлар буена сакланачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлаклылык, бурычка тугрылык үрнәге булып хезмәт итәчәк.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен телибез.
Хөрмәт белән,
Минзәлә муниципаль районы башлыгы
А. Ф.Сәлахов.

