Бөек Ватан сугышы ветераны ЛЕСАГИН ВАСИЛИЙ МИХАЙЛОВИЧ 97 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Василий Михайлович 1925 елның 11 февралендә ТАССРның Куйбышев районы Щербет авылында туа.
1943 елда Минзәлә РВКыннан алына. 1943 елның гыйнварыннан 1943 елның ноябренә кадәр курсант була. 1944 елның гыйнварыннан 1944 елның июленә кадәр 3 нче Белоруссия фронтында сугышларда катнаша. Пулемет хисабы командиры була. Башыма яраланып, Литва госпиталенә эләгә. Сугыштан соң Сызрань танк училищесын тәмамлый. СУ-3 батарея взводы командиры булып эшли. 1954 елдан хәрби частьтан запаска китә. 2005 елдан Минзәлә шәһәренә күчеп килә.
Хатыны белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Василий Михайловичның 4 оныгы, 7 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Василий Михайлович!
Туган көнегез белән ихлас котлауларны һәм иң изге теләкләрне кабул итегез.
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәм һәркем үз өлешен кертте, чыннан да, җиңүгә бәһасез өлеш кертте. Бу батырлык гасырлар буена сакланачак һәм һәрвакыт патриотлык, әхлаклылык, бурычка тугрылык үрнәге булып хезмәт итәчәк.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен телибез.
Хөрмәт белән,
Минзәлә муниципаль районы башлыгы А.Ф. Сәлахов