Районның Контроль-хисап палатасы рәисе Гүзәлия Әхмәдуллина "җирле үзидарәне үстерү өчен"медале белән бүләкләнде.
"Яшьлек" боз сарае директоры Хәмзә Гыйлаҗетдинов Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре исеменә лаек булды. ТР Президенты Рәхмәте Минзәлә АТП директоры Рамил Кәримовка тапшырылды. Район мәдәният сараеның балетмейстеры Лилия Гыйбадуллина Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән, "Кама беконы" баш агрономы Андрей Хохлов, әйдәп баручы икътисадчы Вера Забурдаева, "Август-Мөслим" тракторчы –машинисты Юрий Коршунов – Мактау грамоталары, "Калморза" хуҗалыгы директоры Илфак Гомәров, "Август-Мөслим" тракторчы –машинистлары Роверт Исхаков, Марат Петров, "Мензелинские зори" тракторчы-машинистлары Александр Касаткин, Иван Урошников район авыл хуҗалыгы һәм азык –төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Минзәлә медучилищесы директоры Люция ХИРАҖЕВАГА ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды. "Депутатның иң яхшы төркеме" номинациясендә Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы, җирлек Советының депутатлар төркеме җитәкчесе Алия Шәрипова диплом белән бүләкләнде. Территориаль сайлау комиссияләре вәкилләре Рәзилә Бәдриева,Зөлфия Андреева, Ландыш Исакаева, Ренат Ибраһимов, Надежда Калинина,
Любовь Архипова, Аида Биктимерова, Яна Подгорная, Резедә Шиһапова Россия һәм Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталарына лаек булдылар.
"Олимп" тренеры Антон Лаврентьев, "Юбилейный" тренерлары Лилия Яруллина, Наил Каюмов, спорт мастеры Ярослав Соколовский, спорт мастерлыгына кандидатлар Сергей Мясников, Александра Соколовская, Рания Зиннәтуллина, Зөлфия Вәлиева район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

