Минзәлә район Советы утырышы узды

2022 елның 9 феврале, чәршәмбе

Сессияне Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев алып барды.

"Минзәлә районының 2021 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында" төп доклад белән район башлыгы Айдар Салахов чыгыш ясады. 

Әлбәттә, районның үсешен үсеп килүче буынны тәрбияләүдән башка күз алдына да китереп булмый.  "Шатлык" балалар бакчасы мөдире Надежда Калинина кече яшьтән үк балаларга комплекслы тәрбия бирү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Районда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру турындагы доклад белән "Ялкын" яшьләр үзәге директоры Ирина Михайлова чыгыш ясады.

Коноваловка авыл җирлеге эшчәнлеге белән җирлек башлыгы Сәрия Билалова таныштырды. Узган ел мәктәпкә капиталь ремонт ясалса, быел милли проект нигезендә яңа мәдәният йорты барлыкка килде. "Камский бекон" инвесторы мегафермасының тулы көченә эшли башлавы җирлекнең социаль-икътисади үсешенә генә түгел, тулаем районның да уңай йогынты ясаячак, дип билгеләп үтелде.

Район мәдәният йорты директоры, Халыклар ассамблеясы вәкиллеге җитәкчесе Гөлчәчәк Габдрахманова туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында районда башкарылган эшләр белән таныштырды.

Сессиягә Васил Шәйхразиев йомгак ясады

- Минзәләдә эшли һәм нәтиҗәләрен күрсәтә белүче кешеләр яши. Республика районнары арасында рейтингларда демографик, физик затларның керемнәрен арттыру һ. б. юнәлешләр буенча күрсәткечләрне яхшырту буенча эшне тагын да активрак алып бару мөһим.

 Шул ук вакытта вице-премьер үз чыгышында районда эшмәкәрлек рухы нык булуын ассызыклады. Шунысы куанычлы, алар цифрлы технологияләр Интернет мөмкинлекләрен уңышлы кулланалар. Интернет-коммерция (e-commerce) районның 102 эшкуары үзләштерде, бу рейтингта без республика буенча 8 урында торабыз.

Сессия башланыр алдыннан кунаклар район эшмәкәрләре, мәдәният һәм мәгариф бүлекләре оештырган күргәзмә белән таныштылар.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/vasil-shaykhraziev-v-menzelinske-zhivut-lyudi-kotorye-umeyut-rabotat

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International