Бүген Минзәлә районында урнашкан “Умырзая” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә социаль педагог балаларны “Хәтер ялкыны”на җыйды. Чара Яшь герой - антифашист көненә багышланган иде. Педагог балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, яшь геройлар: Лена Голикова, Зина Портнова, Валя Котик белән таныштырды. Тәрбияләнүчеләр Марк Бернес башкаруында “Торналар” җырын тыңлап, үз куллары белән тынычлык символы – торналар ясадылар. Чара, илебезнең тынычлыгы өчен гомерләрен биргән баларны искә алып, бер минут тынлык белән тәмамланды.