
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
Метеорологик күренеш интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 7 февралендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк.
Фото архивтан.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.