.png)
Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Россия өчьяклы комиссиясе утырышында Россиядә COVID-19 авырулары саны арту сәбәпле, 2022 елның 28 гыйнварында эш бирүчеләргә эшчеләрнең максималь мөмкин булган санын дистанцион эш режимына күчерү буенча рекомендацияләр расланды.
Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында билгеләп үткәнчә, дистанцион режимга күчерергә мөмкин булган хезмәткәрләр саны, эш бирүче һәм хезмәткәрләрнең мөмкинлекләреннән чыгып, эш бирүче тарафыннан мөстәкыйль билгеләнә. Шул ук вакытта хезмәткәрне удаленкуга күчерү башкарыла торган бурычлар күләмен саклап калганда, хезмәт хакын киметү өчен нигез була алмый.