
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " хәбәр итә:
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында.
2022 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле кар, юеш кар, күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк (Казанда көндез), бозлавык, юлларда кар көртләре һәм кар боткасы көтелә.
Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.