Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " хәбәр итә:
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 3 февралендә төнлә һәм көндез урыны белән көчле кар, буран, күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк (Казанда да), көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр көчле җил, бозлавык (Казанда да), юлларда кар көртләре (Казанда да), төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Игътибарлы булыгыз!
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.