«Төп статус» гаилә институтын ныгыту, аналардан иртә баш тарту, бала тууны кисәтү программасы кысаларында 28 гыйнвар көнне Минзәлә үзәк район хастаханәсе базасында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы һәм гаилә белән эшләү буенча белгеч «йөклелек вакытында гаҗәеп үзгәрешләр»дигән темага дәрес үткәргәннәр. Белгечләр тарафыннан «Ромашка» разминкасы күнегүләре үткәрелде, «йөклелек вакытында тәннең гаҗәеп үзгәрешләре»ролигын карау өчен тәкъдим ителде. «Хаостан — гармониягә» пластилин белән күнегү һәм «бәхетле йөклелек» релаксацион күнегү хатын-кызларның киеренкелеген төшерү, арыганлык, эмоциональ халәтен гармонияләштерү максаты белән узды. Үзәк хезмәткәрләре яшь кызларга йөклелек чорында хатын-кыз организмында анатомик һәм физиологик үзгәрешләр турында сөйләделәр.
Дәрес ахырында булачак әниләргә «йөклелек календаре»дигән тематик белешмәлекләр тапшырылды.