Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм үсешенең көндәлек оператив фаразы (01.02.2022 ел)

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Ежедневный оперативный прогноз возникновения и развития чрезвычайных ситуаций на территории Республики Татарстан на 01.02.2022 г.

ОПЕРАТИВ КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ

 

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 1 февральдә Татарстан Республикасында куркыныч метеорологик күренешләр көтелми.

Консультация-кисәтү

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында

31 гыйнвар 18 сәгатьтән 1 февраль 18 сәгатькә кадәр

2022 елның 1 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

- күз күреме 1-2 км га кадәр начараю белән буран;

- секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил.;

- бозлавык.

1. Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәлнең 2022 елның 1 февраленә фаразы:

Болытлы. Кар, юеш кар. Аерым районнарда буран, бозлавык. Җил көньяктан 8-13 м / с, урыны белән көчәйгәндә 18 м/с кадәр, төнлә һаваның минималь температурасы -3 С..-8˚. Көндез максималь һава температурасы -3..+1˚. Юлларда бозлавык. 

Игътибарлы булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International