РПФка тапшырылган социаль ярдәм чаралары буенча гариза статусы турында ничек белергә

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

2022 елның 1 гыйнварыннан Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына элек Халыкны социаль яклау органнары билгеләгән һәм түләгән түләүләр, компенсацияләр һәм пособиеләр тәкъдим итә.

Бирелгән гаризаның статусын 8-800-6-000 номеры буенча гражданнар белән үзара бәйләнеш Бердәм контакт-үзәге аша белергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, сүз гражданнарның биш категориясе ала торган ярдәм чаралары турында бара: балалары булган эшләмәүче гражданнар; радиация йогынтысына дучар ителгән затлар; реабилитацияләнгән затлар; медицина күрсәткечләре буенча транспорт чаралары булган инвалидлар (инвалид балалар); хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзалары, пенсия белән тәэмин итү РПФ башкара.

Халыкны социаль яклау органнарыннан Пенсия фондына тапшырылган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны РПФның рәсми сайтында махсус оештырылган бүлегендә белергә мөмкин.

Сорауларга җавапларны гражданнар белән үзара бәйләнеш Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 6-000-000 (шалтырату бушлай) номеры буенча алырга мөмкин.
 

Россия Пенсия фондының дәүләт хезмәтләреннән һәм сервисларыннан электрон рәвештә файдаланыгыз

гражданинның шәхси кабинетында сайтта http://www.pfr.gov.ru

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге 8 800 6-000-000

Интернет-ресурслар pfr.gov.ru кат sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

        https://t.me/PFRTATARbot

   8-960-088-30-74

   https://www.instagram.com/pension_fond_rt/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International