Татарстанда 29 гыйнварга оператив штаб коронавирусның 506 яңа очрагы турында хәбәр итте. Ә Минзәләдә антирекорд тагын 10 очрак белән тулыланды. Исегезгә төшерәбез, 26 гыйнварда да 10 яңа очрак турында хәбәр иттеләр.
Татарстанда 29 гыйнварга 47536 коронавирус очрагы теркәлгән. 1582 кеше үлгән. Соңгы тәүлектә 6 кеше үлгән.