Түбән Тәкермән авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Моратова БАРИЯ Газизулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Бария Газизулла кызы 1932 елның 28 гыйнварында Минзәлә районының Түбән Тәкермән авылында туа. 13 яшьтән колхозда төрле эшче булып эшли, соңрак урман кисә. 1953 елда кияүгә чыга. Лаеклы ялга кадәр колхозда төрле эшләрдә эшли.
Бария Газизулла кызының бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. Ире белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Аның 10 оныгы, 19 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Бария Газизулловна!
Туган көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәм һәркем үз өлешен кертте, чыннан да, җиңүгә бәһасез өлеш кертте. Бу батырлык гасырлар буена сакланачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлаклылык, бурычка тугрылык үрнәге булып хезмәт итәчәк.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен телибез.
Хөрмәт белән, Минзәлә муниципаль районы башлыгы
А. Ф.Сәлахов.
