"Жили-были" анимацион студиясе «Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм итү»гранты акчасына төзелде.
Тантаналы ачылышта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева катнашты. Балалар алдында чыгыш ясаганнан соң Нэля Бикеева балалар бакчасы мөдире Зилә Фәйзуллина белән бергә кызыл тасманы кистеләр. Аннан соң балалар мультстудиясендә оештырылган беренче мультфильмнар – рус телендә «Курочка Ряба» һәм татар телендә «Болтливая үрдәк» карадылар.
Венера Закирова, методист:
- Грант акчасына анимацион фильмнар ясау өчен компьютер җиһазлары, балалар җиһазлары, телевизор һәм проекторлар, музыкаль чаралар өчен милли костюмнар һәм музыкаль инструментлар, мультфильмнар тәкъдир итү өчен сатып алдык. Без зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән мультстудиядә шөгыльләнәбез. Мультфильмнар әзерләдек инде. Балаларга бик ошый, ә әти-әниләр безгә мультфильм геройлары ясарга ярдәм итәләр.
Нэля Бикеева:
- Мультстудия эше безнең балаларны үстерүгә һәм тәрбияләүгә ярдәм итәр дип ышанам. Монда без полилингваль юнәлешнең колачлануын күрәбез, бу-рус, татар һәм инглиз телләрен өйрәнү. Икенчедән, профориентация, юл йөрү кагыйдәләре, туган якны өйрәнү, әхлакый һәм патриотик юнәлеш, вокал һәм хореография. Мультстудия – балалар бакчасы өчен зур плюс.