Гыйнвар аенда Минзәлә муниципаль районында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәт алучылар белән яңа коронавирус йогышын профилактикалау буенча эш дәвам итә. Бикбау авыл җирлегенең социаль хезмәткәре Рушания Хәертдинова, фельдшер белән берлектә, социаль хезмәт алучыларда булдылар, алар белән әңгәмәләр үткәрделәр, куркыныч инфекциягә каршы вакцинация кирәклеге турында аңлаттылар. Әлеге чара нәтиҗәсендә "V спутнигы" ның беренче компонентын 5 кеше алды.