Дәүләт Думасы укудан буш вакытта эшләүче яшүсмерләргә инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча пенсияләргә өстәмәләрне саклый торган закон проектын беренче укылышта кабул итте.
«Бердәм Россия» фракциясе депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: «әлеге яңалык инвалид балаларга һәм ата-аналарын югалткан балаларга карата гаделсезлекне бетерә. Мондый вакытлы эшкә урнашу аларга тиешле социаль түләүләрдән мәхрүм итте. Без кабул иткән закон проекты инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту буенча пенсия алучы балаларның хокукларын яклауга юнәлдерелгән".
Бүгенге көндә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган балалар, инвалид балалар һәм туендыручысын югалту буенча пенсия билгеләнгән балалар арасыннан, мәшгульлек үзәге юлламасы буенча эшкә урнашканда, пенсиягә социаль өстәмәләрне югалта.
Инвалид балаларга федераль социаль өстәмә күләме бүген аена 2919 сум тәшкил итә. Төбәктәге пенсионерның яшәү минимумыннан түбәнрәк булган туендыручысын югалту буенча пенсиягә өстәмә социаль өстәмә түләү каралган. Хәзерге вакытта федераль социаль өстәмәнең уртача күләме 2,1 мең сум тәшкил итә, Төбәк социаль өстәмәсенең уртача күләме – 5,1 мең сум.