Минзәләдә район Иҗтимагый Советы утырышы узды.

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Чәршәмбе көнне, 19 гыйнварда, 1 нче урта мәктәп музеенда район Иҗтимагый Советының быел беренче утырышы булды. Утырышта Иҗтимагый Совет әгъзалары, 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ольга Ильина катнашты.

Утырыш барышында 2021 елда башкарылган эшләр турындагы доклад белән районның Иҗтимагый Советы рәисе Гөлфия Хәлимова чыгыш ясады.

1 нче мәктәп директоры Ольга Ильина укучыларга патриотик тәрбия бирү турында сөйләде.

Аннары, утырышның көн тәртибенә ярашлы рәвештә, иҗтимагый Советның 2022 елга эш планы проекты буенча фикер алышуга тәкъдим ителде. Шулай ук оештыру мәсьәләләре дә каралды. Утырыш нәтиҗәле эш шартларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International