Бүген православие динендәгеләр чиркәү календаренда иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе – Крещение бәйрәмен билгеләп үтәләр.
Традиция буенча, бәйрәм алдыннан Никольский соборында, Коноваловка авылы чиркәвендә су изгеләндерү һәм гыйбадәт кылу булды.
Купель шәһәрнең Минзәлә елгасы яр буенда әзерләнгән иде. Иерей Роман Храмутичев суны иртә таңнан изгеләндергән.
Изгеләндерелгән су шифалы үзлекләргә ия дип санала.
Беренче булып су коенырга Руслан Куприянов чыкты.
Руслан Куприянов:
-Крещениядә купельгә чумдым, шуның аркасында гөнаһлардан арынасың дип санала. Өстәвенә, чирләрдән дә дәваланасың. Узган елларда рус Мөшегесендә коенырга бардым, тик быел мин барып җитмәдем, чөнки юллар акрынайды. Быел мин үз тормышымда җиденче тапкыр су коенырга чумдым.
Дмитрий Подгорецкий да үз тәэсирләре белән уртаклашты.:
- Үз вакытында Себердә кранчы булып эшләдем. Хәзер мин лаеклы ялда. Сәламәтлек бик яхшы. Себердәге эш аркасында чыныгу сәбәпле, ел саен бу бәйрәмгә купельга чумам. Бу көнне су үзенчәлекле үзлеккә ия, кешеләрне авырулардан дәвалый һәм кеше рухи чистара.
Бәйрәмгә килүчеләрне коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-otmechayut-kreshchenie-gospodne
.png)
.png)