Бүген православие динендәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе-Крещение бәйрәме билгеләп үтелә.
Минзәлә шәһәренең Никольск соборында иерей Роман Храмутичев хезмәт итә һәм суны изгеләндерде. Традиция буенча, православие динендәгеләр гыйбадәтханәгә изгеләндерелгән су артыннан килгәннәр.
Лариса Свиягина:
- Крещение - безнең, православие динендәгеләр өчен зур бәйрәм. Изгеләндерелгән су шифалы үзлекләргә ия, бик файдалы, җанны да, тәнне дә чистарта. Изге су артыннан без соборга ел саен киләбез.
Римма Пермякова:
- Изгеләндерелгән су ярдәм итә дип һичшиксез ышанырга кирәк. Мин, гадәттә, биш литрлы шешәгә изге су җыям. Ул безгә ел буена җитә. Шунысын да билгеләп үтергә кирәк, изгеләндерелгән су бозылмый, вакыт узу белән үз дәвалау үзлекләрен югалтмый. Мин аны балаларга, оныкларга бирәм. Аны кулланыр алдыннан без, һичшиксез, догаларыбызны кылабыз.