Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 19 гыйнварында төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:
- күз күреме 1-2 км га кадәр начараю белән буран;
- секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил (Казанда төнлә 18 метрга кадәр);
- юлларда бозлавык, кар көртләре һәм кар боткасы.
Игътибарлы һәм сак булыгыз! Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек дәверендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.