ОПЕРАТИВ КӨНДӘЛЕК ФАРАЗ
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча 18 гыйнварда Татарстан Республикасында куркыныч метеорологик күренешләр көтелми.
Консультация-кисәтү
метеорологик күренеш интенсивлыгы турында
2022 елның 17 гыйнварында 18 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 18 гыйнварында төнлә һәм көндез урыны белән көтелә:
- күз күреме 1-2 км га кадәр начараю белән буран;
- секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил (Казан шәһәрендә 17 метрга кадәр).
1. 18 гыйнварга Татарстан Республикасы буенча метеорологик хәл фаразы:
Болытлы, төнлә аязучан. Төнлә урыны белән бераз кар. Көндез кар, урыны белән буран. Җил көньяктан секундына 7-12 метр, урыны белән көчәйгәндә 18 метрга кадәр, төнлә һаваның минималь температурасы -6..-11˚.
Көндез максималь һава температурасы -1..-6˚. Юлларда бозлавык.
