Хөрмәтле Тикшерү комитеты хезмәткәрләре һәм тикшерү ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Тикшерү комитеты оешу көне белән иң җылы котлауларны кабул итегез!
Бүген Тикшерү комитеты-илнең хокук саклау системасында катнашучыларның берсе, аның компетенциясендә иң катлаулы җинаятьләрне тикшерү бара. Монда законга тугрылыклы, хакыйкать һәм гаделлек сагында торучы кешеләр эшли.
Законлылыкны һәм хокук тәртибен, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклауга, дәүләтчелекне ныгытуга юнәлдерелгән эшчәнлегегез һәр хезмәткәрдән кабул ителгән карарлар өчен югары җаваплылык, шәхси батырлык һәм принципиальлек таләп итә.
Сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, Ватанга хезмәт итүегездә уңышлар телим!
Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов