Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
Консультация-кисәтү
метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында
2022 елның 15 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран;
көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метр (Казанда секундына 14 метрга кадәр);
- көчле кар (Казанда-төнлә);
- юлларда кар көртләре.
Игътибарлы һәм сак булыгыз! Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек дәверендә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.