2022 елның 11 гыйнварында Минзәлә районында «Ак калфак»татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды.
Әлеге оешманың максаты-татар халкының гореф-гадәтләрен саклау, яшәү рәвешен өйрәнү, төбәкләрдә танылган шәхесләр белән танышу. Утырышта «район мәдәният сарае " МКУ директоры Габдрахманова Гөлчәчәк, гимназия директоры Хәлиуллина Гөлгаз, район Иҗтимагый советы рәисе Гөлфия Хәлимова, «Ак калфак»оешмасы әгъзалары катнашты. Чара барышында кул эшләре буенча мастер-класслар үткәрелде.



