11 гыйнвардан Минзәлә районында гражданнар җыеннары башланды.

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Узган еллардан аермалы буларак, быел җыеннар Минзәлә шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә үткәрелә башлады. 12 гыйнварда Халык җыены гимназиядә узды. Авыл җирлекләрендә җыеннар 13 гыйнварда Аю авыл җирлегеннән башлана. Гражданнар җыеннары бер көнне ике авыл җирлегендә узачак. Килгәннәргә куелган төп таләп-коронавирустан саклану өчен битлек булу.

Бу җыеннар район башлыгы Айдар Салахов, район Советы, башкарма комитет, Пенсия фонды, хастаханә, социаль яклау бүлеге, прокуратура, полиция, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, электр белән тәэмин итү хезмәте, газ хезмәте, техник бюро, почта, электр элемтәсе узелы, "Минзәлә-информ" һәм башка оешмалар катнашында уза. Бу җыеннарда халык район җитәкчелегенә үзләрен борчыган сорауларны җиткерә ала.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/na-skhody-grazhdan-v-menzelinskom-rayone-neobkhodimo-prikhodit-v-maskakh

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International