Хөрмәтле ветераннар һәм район прокуратурасы хезмәткәрләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
Россия прокуратурасы оешуга 300 ел!
Прокуратура-илнең хокук саклау системасының мөһим буыны. Гражданнарның социаль хокукларын һәм икътисадый иреген, дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен яклауның сыйфаты сезнең хезмәтегезгә турыдан-туры бәйле.
Бүген прокуратура органнарында югары квалификацияле юристлар хезмәт итә, алар өчен намус, гаделлек, принципиальлек һәм шәхси батырлык төп тормыш шартлары булып кала.
Прокуратура хезмәткәрләренә дә, Минзәлә муниципаль районында законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга лаеклы өлеш керткән һәм тупланган тәҗрибәне яшь буынга тапшырган ветераннарга да зур рәхмәтемне белдерәм.
Сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек, эшегездә уңышлар телим! Закон сакчылары мактаулы исеме сезгә иң катлаулы һөнәри бурычларны хәл итүдә көч, энергия һәм оптимизм бирсен!
Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салахов