Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 5 гыйнвары, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

2022 елның 6 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: 

- төнлә Көнчыгыш һәм төньяк районнарда минималь һава температурасы -25..-30˚;

- төнлә һәм көндез томан; күз күреме начараюы белән буран; көчәйгәндә секундына 16 метрга кадәр көчле җил.; 

- көндез бозлавык; юлларда кар көртләре хасил була.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International