Хөрмәтле Минзәлә районы халкы һәм кунаклары!
Яңа ел якынлашу безгә балачактан таныш булган иң якты хисләр бүләк итә, - без аны һәрвакыт шатлык, өмет һәм дулкынлану белән көтәбез. Бергәләп нәтиҗәләр чыгарабыз һәм киләчәккә теләкләр корабыз. Узып баручы ел һәрберебез өчен үзенчәлекле ел булды. Сынаулары, җиңүләре белән истә калды. Бу бәйрәм көнендә янәшәбездә булган һәм иң мөһим мизгелләрне уртаклашкан һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Чөнки нәкъ менә якыннарыбызның ярдәме безгә һәрвакыт көч һәм омтылыш бирә. Яңа 2022 ел иминлек алып килсен, барлык уй-ниятләрегез тормышка ашсын. Мин сезнең һәрберегезгә бердәм булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Чын күңелдән уңышлар, бәхет, ныклы сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим! Бәйрәм белән!
Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов