Кадрәк авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
ВОЛКОВА АНАСТАСИЯ НИКОЛАЕВНА
Анастасия Николаевна 1931 елның 20 декабрендә Саба районының Петровский бистәсендә туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1952 елда Зөя училищесына агроном булып укырга керә. Юнәлеш буенча Кадрәк авылы МТСына, агроном-зоотехник булып эшләргә җибәрделәр. 1965-1986 елларда медпунктта санитарка булып эшли, аннан лаеклы ялга чыга.
Анастасия Николаевнаның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. Ире белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Әбинең 7 оныгы, 9 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Анастасия Николаевна!
Туган көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәм һәркем үз өлешен кертте, чыннан да, җиңүгә бәһасез өлеш кертте. Бу батырлык гасырлар буена сакланачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлаклылык, бурычка тугрылык үрнәге булып хезмәт итәчәк.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен телибез.
Хөрмәт белән, Минзәлә муниципаль районы башлыгы
А. Ф.Сәлахов.
