Тулбай авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Гәрәева ХАНИЯ Сәетгали кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Хания Сәетгали кызы 1931 елның 19 декабрендә Минзәлә районының Тулбай авылында туа. 11 яшьтән колхозда төрле эшче булып эшли, урман кисә. 1950 елда Свердловск өлкәсенә төрле эшче булып эшкә китә. 1953-1954 елларда шахтада эшли. 1955 елда Минзәлә районына кайта. 1980 елда лаеклы ялга чыга.
Хания Сәетгалиевнаның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән.
Хөрмәтле Хания Сәетгалиевна!
Туган көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәм һәркем үз өлешен кертте, чыннан да, җиңүгә бәһасез өлеш кертте. Бу батырлык гасырлар буена сакланачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлаклылык, бурычка тугрылык үрнәге булып хезмәт итәчәк.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен телибез.
Хөрмәт белән, Минзәлә муниципаль районы башлыгы
А. Ф.Сәлахов.

