25 декабрьдә Минзәләдә Яңа ел алды ярминкәсе узачак

2021 елның 17 декабре, җомга

Хөрмәтле минзәләлеләр һәм районыбыз кунаклары!

Шимбә көнне, 25 декабрьдә, 8.00 сәгатьтә Октябрь мәйданында Яңа ел алды ярминкәсе узачак. Җирле товар җитештерүчеләр үз продукцияләрен отышлы бәяләрдән сатачаклар. Ярминкәгә килүчеләргә яңа ел өстәленә азык-төлек товарларының киң ассортименты тәкъдим ителәчәк. Шулай ук биредә бәйрәм концерты да оештырылачак. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International